Минзәләнең "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр "Белем көне" бәйрәмендә катнашты

2015 елның 8 сентябре, сишәмбе

Бүген Минзәләнең “Тургай” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбия алучылар "Белем көне" бәйрәмендә катнашты. Әлеге чара Матвеевский урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды.

Приют карамагындагы балалалр ак алъяпкычларда, костюм-чалбарларда чәчәк бәйләмнәре тотып, күтәренке кәеф белән мәктәпкә юл тоттылар.

Бәйрәмдә кунаклар арасында социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова булды, ул барлык укучыларны яңа уку елы белән котлады, приют карамагындагы балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International