Балтач районында парклар һәм скверлар елына багышланган күп кенә чаралар узды

2015 елның 8 сентябре, сишәмбе

Шушы көннәрдә Балтач районында реконструкциядән соң “Балтач” һәм “Сабантуй” парклары яңадан ачылды. Биредә «Балтачым – зур тарихлы сихри бакча» исеме астында бәйрәм чаралары узды.

Балтачлылар һәм район кунаклары бу чарада теләп күңел ачты. Бәйрәм барышында “Балтач” паркында “Татарстан мирасы” фильмын күрсәтү дә оештырылды. Чарада якынча 2000 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International