Республиканың 4 оешмасы “Россиядә югары социаль нәтиҗәгә ия оешма – 2014” ботенроссия конкурсында җинү яулады

2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе
Шушы көннәрдә Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында “Россиядә югары социаль нәтиҗәгә ия оешма – 2014” конкурсына йомгаклар ясалды. Җиңүчеләр һәм призерлар итеп 38 оешма билгеләнде, шуларның дүртесе Гран-при дәрәҗәсенә лаек булды. Татарстан Республикасыннан 4 оешма әлеге конкурсның җиңүчеләре итеп билгеләнде.

 “Җитештерү өлкәсендә профессиональ травмалары һәм һөнәри авыруларны киметү” номинациясендә беренче урынны В.Д. Шашин исемендәге ААҖ “Татнефть”, нефть һәм газ табу идәрәсе “Җәлилнефть” оешмасы алды.

 “Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда кадрлар потенциалын үстерү” номинациясендә беренче урынга ААҖ “Казан вертолет заводы” лаек булды.

Югары һөнәри белем бирү хосусый белем бирү учреждениясе “Экономика, идарә һәм хокук институты” “Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда кадрлар потенциалын үстерү” номинациясендә беренче урынны яулады.

“Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда социаль партнерлыкны үстерү” номинациясендә беренче урынга “КазанскийГипронииавиапром” лаек булды.

Конкурс җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү агымдагы елның сентябрь аена планнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International