Шушы көннәрдә “Игелек атналыгы” хәйрия акциясы кысаларында Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге бүлеге педагоглары, социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ булган балалар белән бергәлектә “Чүп-чарга хөкем карары” исеме астында акция үткәрде. Чараның төп максаты балигъ булмаган балаларга экологик тәрбия бирүдән, күңелләрендә мәдәният һәм хезмәт сөюгә хисен арттырудан гыйбарәт.
Акция Түбән Каманың матурлыгы, шәһәрне ярату, аны чисталыкта саклау хакында сөйләшүләр белән үрелеп барды. Балалар микрорайон чисталыгын тагын да арттыру өчен кулларына себерке һәм тырмалар алып, булган чүп-чарны җыярга кереште. Чара тәмамлануга уртак эш нәтиҗәсе һәр катнашучының күңелен җылытты.