Шушы көннәрдә “Нечкәбил 2015” XI республика конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Финалисткалар чыгышы йомгаклары буенча, “Мирас” номинациясында мактаулы беренче урынга Бөгелмә районыннан Елена Елизарова гаиләсе лаек булды.
Елена Николаевна узенең 3 баласын һәм 1 физик мөмкинлекләре чикләнгән ятим бала тәрбияли. Әни кеше тәрбия мәсьәләләрен педагогик мөмкинлекләрен кулланып унышлы башкара.
Аннан кала, Елена Елизарова бик күп конкурслар җиңүчесе. Алар Арасында Ботенроссия конкурсы “Алыштыручы гаиләләр ассамблеясы” шәһәр этабы җиңүчесе (2013), “Ел хатын-кызы” зональ конкурсының “Ана” номинациясы дипломанты (2014), “Ура, каникуллар!” конкурсының “Елмаюдан дөнья яктыра” зональ фотоконкурс җиңүчесе (2014), ТР иң яхшы яшүсмерләр тәрбиячесе “Йөрәгемне баблаларга бирәм” номинациясендә 1 дәрәҗә диплом лауриаты (2014), III Республика хәйрия фестивалендә “Гаҗәеп бала”, “Хыяллар чынга аша” номинацияләре җиңүчесе (2015).