Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Outline» граффити һәм заманча сәнгать үзәгендә укучылар мастер-класс үткәрделәр.
21 ноябрьдә Россиядә Гаилә елы кысаларында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Мөһим көн – Уллар көне» дигән чара уздырылды.
20 ноябрь көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучыларның социаль өлкә оешмалары вәкилләре белән очрашуы булды.
Россия Махсус Олимпиадасының Татарстан республика төбәк бүлеге белгечләре Арчадагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә булдылар.
Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре өчен соңгы стажировка мәйданчыгы узды. Чараның темасы – «Үз-үзең булып калу: мөстәкыйль тормышка кайту мөмкинлеге буларак җәрәхәтләрдән һәм авырулардан соң өлкән яшьтәге кешеләрне комплекслы тернәкләндерүне оештыру».
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр махсус хәрби операция сугышчыларына гуманитар ярдәм күрсәттеләр.
максатында Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты психологы Светлана Айметова «Эмоциональ яну» тренингы үткәрде.
Бүген Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә физкультура буенча инструкторлар «Спорт әниләре» спорт-күңел ачу чарасы оештырдылар.
21 ноябрьдә «Луч» яшүсмерләр клубы базасында Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече балигъ булмаганнар өчен чара үткәрде. Дәрес «Луч» клубы мөдире Снежана Сущинская һәм полиция лейтенанты Иван Емельянов белән берлектә оештырылды.
2024 елда Тәтеш районында «Демография» милли проектында 65 яшьтән өлкәнрәк 850 авыл кешесе катнашкан инде. «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең махсус автотранспорты көн саен пенсионерларны район үзәк хастаханәсенә илтә.