Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр махсус хәрби операция сугышчыларына гуманитар ярдәм күрсәттеләр.
Бер атна дәвамында интернат-йортта яшәүчеләр калай банкаларны парафин белән тутыру өчен әзерләделәр: очлы якларын турайттылар, этикеткаларыннан чистарттылар.
Окоп шәмнәре өчен әзерлекләр «Чистай – фронтка» хәрәкәте волонтерларына тапшырылды.