21 ноябрьдә «Луч» яшүсмерләр клубы базасында Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече балигъ булмаганнар өчен чара үткәрде. Дәрес «Луч» клубы мөдире Снежана Сущинская һәм полиция лейтенанты Иван Емельянов белән берлектә оештырылды.
Яшүсмерләр белән мошенниклыкны кисәтү, җинаять җаваплылыгы, интернет-куркынычсызлык, психотроп һәм наркотик матдәләрне куллану һәм тарату өчен җаваплылык, террорчылык идеологиясенә каршы тору турында сөйләштеләр.