Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре өчен соңгы стажировка мәйданчыгы узды. Чараның темасы – «Үз-үзең булып калу: мөстәкыйль тормышка кайту мөмкинлеге буларак җәрәхәтләрдән һәм авырулардан соң өлкән яшьтәге кешеләрне комплекслы тернәкләндерүне оештыру».
Үзәк директоры Гөлнара Давыдова тернәкләндерү максатларын кую һәм практикасы белән таныштырды. Учреждение белгечләре катнашучыларга өлкән яшьтәге гражданнарны, инсульт яки җәрәхәтләр кичергән инвалидларны карауны оештыруның үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Катнашучылар тернәкләндерү җайланмалары белән таныштылар, практик эшләрдә катнаштылар.
Стажировка көн һәм тарату материаллары тапшырылды.