2024 елда Тәтеш районында «Демография» милли проектында 65 яшьтән өлкәнрәк 850 авыл кешесе катнашкан инде. «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең махсус автотранспорты көн саен пенсионерларны район үзәк хастаханәсенә илтә.
2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Шунысы игътибарга лаек, ноябрь аенда диспансерлаштыру үткәннәр арасында 9 гаилә пары бар.