Шушы көннәрдә Тукай районының "Шәфкать" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре һәм Инвалидларның "Спорт хәрәкәте" иҗтимагый төбәк оешмасы белән берлектә ярышлар уздырылды.
Ярышларда 60 балигъ булмаган кеше катнашты. Шуларның 33е инвалид статусын йөртә. Малайлар һәм кызлар аерым ярышларда көч сынашты. Кызлар урыннан ераклыкка сикерү кебек спорт ярышларында катнашса, малайлар турникта күтәрелү, отжимание кебек ярышларда беренчелеккә омтылды.
Барлык җиңүчеләр грамота һәм медальләр белән бүләкләнде.