Шушы көннәрдә Чистайның “Юлдаш” өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында күпкырлы колледж студентлары катнашында хәйрия концерты узды.
Концерт программасы заманча биюләр, сугыш чоры җырлары, студентлар үзләре язган шигырьләр укуны үз эченә сыйдырган иде. Кызлар дәртле чыгышлары, яхшы кәефләре белән залны таң калдырды.
Ахырда чараны оештырган судентларга һәм укытучыларга биредә яшәүчеләр рәхмәтләрен җиткерделәр. Алга таба уңышлар, яңадан-яңа казнышлар яулавын теләделәр.