Балтачның “Наз” үзәге белгече экстремизмга каршы юнәлештә чара уздырды

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе

“Экстремизмга – Юк!” айлыгы кысаларында Балтачның “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Туган йортым –Татарстан: җиребез дә, тарихыбыз да уртак” темасына китап күргәзмәсе оештырылды. Бу күргәзмәдә Татарстан тарихын чагылдырган китаплар, журналлар, туган җир турында шигырь китаплары урын алды.

Шул ук көнне социаль хезмәткәр Фидәлия Мустафина тернәкләнү узучы өлкәннәр hәм инвалидлар белән туган җир турында әңгәмә уздырды. Бу әңгәмәдә hәрбер инвалид үзенең туган авылы тарихы истәлекләре белән уртаклашты. Ахырда терәкләнү узучылар “Террорга – Юк!” темасына стенгазета чыгардылар.

Белгеч сүзләренә караганда, мондый чаралар туган җиргә сакчыл караш, патриотлык hәм туган җир белән горурлану хисе тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International