Агымдагы елның 25–26 сентябрь көннәрендә “Казан” агросәнәгать күргәзмәләр залынд вакансияләр ярминкәсе узачак. Ярминкә барышында гражданнарга хезмәт базары халәте хакында мәгълүмат алырга, вакансияләр банкы белән танышырга, эшкә урнашу турында турыдан туры эш бирүченең үзе белән сөйләшергә мөмкин булачак. Моннан тыш, теләгән кеше һәнәри ориентация буенча тест һәм мәшгульлек, хезмәт кануннары буенча консультация уза алачак.
Чара Казан шәһәре, Аграр ур. 2 йорт адресы буенча узачак. Башлана сәгать 10:00.