ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрделәр. Бу көнне эш эзләүчеләргә үзләренең вакансияләрен 5 предприятие вәкилләре тәкъдим итте.

Статистик мәгълүматларга караганда, 22 нче сентябргә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 16165  эшсез кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 28 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,79% күрсәткечендә саклана.

Бүген Чистай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрделәр.


22
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрделәр.
Иртәгә Ютазы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырыла. Әлеге чарага районның эре предприятие вәкилләре чакырылган - "Урыссу электромеханика заводы" ҖЧҖ, "Нур-АГРО" ҖЧҖ, "Радуга" ҖЧҖ, "Ютазагражданпроект" ҖЧҖ, "НАСКО Татарстан" ААҖ, "Дуэт" кадрлар агентылыгы. 

Бүген «Здравушка» балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Идел буе һәм Вахит районнарының «Олимп» балалар иҗат үзәге белән берлектә «Көзге яфраклар» дип аталган мастер-класс узды.

Шушы көннәрдә Минзәләнең “Умырзая” физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәмәке тартуны кисәтү максаты белән “Иркен сула” исеме астында тренинг узды.

Бүген Алабуганың "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге карамагындагылар өчен "Экстремизмга – юк!" айлыгы кысаларында куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрүгә багышланган тематик очрашу узды.

Бүген Түбән Кама шәһәренең нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумында тантаналы рәвештә "Һөнәр сайлыйбыз – киләчәк турында уйлыйбыз” дип исемләнәгн чара узды.

Шушы көннәрдә Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты хезмәткәрләре «Кама веломарафоны – 2015» чарасында катнаштылар. Әлеге чарның максаты велосипед спортын популярлаштыруга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән.


 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International