Түбән Каманың "Веста" үзәгендә экстремизмны кисәтүгә багышланган дәрес үтте

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә "Экстремизмга – Юк!" айлыгы кысаларында "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә "Терроризм – җәмгыятькә янау" дип исемләнгән чара уздырды.

Чараның максаты балаларга террорлык актлары булган очракта үз-үзеңне тота белергә өйрәтүдән гыйбарәт иде.

Чараның барышында балалар толерантлык хакында презентацияләр карадылар. Аннан соң балалар белән терроризм һәм аның җәмгыятькә янавы хакында әңгәмә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International