Бүген Алабуганың "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге карамагындагылар өчен "Экстремизмга – юк!" айлыгы кысаларында куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрүгә багышланган тематик очрашу узды.
Очрашуга полиция участогы башлыгы урынбасары Рәмис Сәхәбетдинов чакырылган иде. Ул пенсионерлар белән мәгълүмати-аңлату әңгәмәсе үткәрде, каракларның заманча урлашу схемалары хакында сөйләде.
Очрашу ахырында өлкән яшьтәгеләр кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.