Бүген «Здравушка» балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Идел буе һәм Вахит районнарының «Олимп» балалар иҗат үзәге белән берлектә «Көзге яфраклар» дип аталган мастер-класс узды.
Балалар, белгечләр һәм әти-әниләре белән бергәләшеп, сары яфраклардан, төсле кәгазьләрдән иҗади аппликацияләр ясадылар. Чара бергәләшеп истәлеккә фото төшү белән тәмамланды.