Менделеевск районы пенсия яше һәм пенсия яшенә җитмәгән өлкәннәргә эш урыннары тәкъдим ителде

2015 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Бүген Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрделәр. Бу көнне эш эзләүчеләргә үзләренең вакансияләрен 5 предприятие вәкилләре тәкъдим итте.

Эш бирүчеләр тегүче, тегү җиһазлары операторы, хезмәт биналарын җыештыручы, кладовщик, савыт-саба юучы, слесарь-төзекләндерүче, урам себерүче, изолировщик, химик анализ лаборанты кебек белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International