Бүген Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрделәр.
Биредә эш урыны эзләүче һәм әлегә эшсез казанлылар эш бирүчеләр белән турыдан-туры аралаша, аларда булган вакансияләр, хезмәт шартлары белән таныша алдылар.
Теләге булган һәркем Казан һәм башка төбәкләрдәге оешмаларның буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалары хакында тулы мәгълүмат ала алды.