Яр Чаллының «Асылташ» приюты хезмәткәрләре «Кама веломарафоны – 2015» чарасында катнаштылар

2015 елның 22 сентябре, сишәмбе

Шушы көннәрдә Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты хезмәткәрләре «Кама веломарафоны – 2015» чарасында катнаштылар. Әлеге чарның максаты велосипед спортын популярлаштыруга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән.

Вело ярышларда катнашучылар үзләренең вилосипедларында бер тында билгеләнгән араны уздылар. Күтәренке кәеф, уңай тәэсирләр белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International