Шушы көннәрдә Минзәләнең “Умырзая” физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәмәке тартуны кисәтү максаты белән “Иркен сула” исеме астында тренинг узды.
Тренинг барышында инвалид балалар тәмәке тартуның зыяны белән таныштыруга багышланган уеннарда катнашты. Узләренең генә түгел, якыннарының да сәламәтлеген саклап калу нияте белән балаларга тәмәкенең зыяны хакында аңлатулар җиткерелде.
Әлеге үзәкнең педагог-психологы сүзләренчә, бу кисәтү моделе куркытуга түгел, баланың үз сәламәтлегенә булган хөрмәтен, игътибарын арттыруга юнәлтелгән.