Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләр үзәк карамагындагы балалар өчен юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә багышланган чара үткәрде.
Үзәк хезмәткәрләре сүзләренә караганда, юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләренә өйрәтүне кечкенәдән үк башларга һәм план буенча системалы алып барырга кирәк. Мәктәп яшендәге балага кагыйдәләрне яхшы белү генә аз, аларның мәгънәсен аңларга , ситуациягә дөрес бәя бирә белергә, юл йөрү кагыйдәләрен бозучының кыюлыгы – куркыныч хата икәненә нык ышанган булуы кирәк.
Баланы юлда куркынычсыз йөрергә әзерләү – төп бурычның берсе. Бу эшне әти-әниләр белән бергә алып барганда гына зур уңышка ирешергә мөмкин.