Шушы көннәрдә Тукайның "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре "Мин үзенә бер төрле ата-ана баласы” клубының чираттагы утырышын оештырды. Биредә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр катнашты.
Белгечләр тарафыннан балалар өчен дә махсус программа әзерләнгән иде. Алар белән төрле уеннар уйнатылды, конкурслар оештырылды, әти-әниләр белән спорт эстафетасы да үткәрелде.
Оештыручылар сүзләренә караганда, уртак бәйрәмнәр уздыру баланың уңышлы социализациясенә ярдәм итә.