Азнакай мәктәпләренең югары сыйныф укучылары өчен һөнәри үзбилгеләнешкә багышланган тренинг үткәргәннәр

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Азнакайның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре ТИСБИ университетының психология фәннәре кандидаты Елена Багрова белән берлектә 8 нче һәм 9 нчы мәктәп укучылары өчен һөнәри үзбилгеләнеш тренингы оештырганнар.

Әлеге чара балаларга психологик ярдәм итү, үзгәреп торучы шартларда укучыларга һөнәр сайлауда киңәш бирү максаты белән уздырылды.

Тренингта 148 укучы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International