ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Кичә Лаешның "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Республиканың социаль хезмәт күрсәтү мәгълүмати-методик үзәге белгечләре тарафыннан хәйриячеләр өчен өйрәтү семинары оештырылды.

23
октябрь, 2015 ел
җомга
Татарстанда яшәүче 500 гә якын кеше “Россиядә эш” гомумроссия мәгълүмати-аналитик вакансия системасы базасында резюмесын урнаштырган. Аларның 100е башка районга күчү мөмкинлеге барлыгын белдергән. 
 Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
27 октябрьдә Әтнә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мини-вакансияләр ярминкәсе уздырачак.
Менделеевскның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офис белгечләре 10нче номерлы тикшерү изоляторында булып кайтты.
Шушы көннәрдә Түбән Каманың “Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы Анна Әхмәтҗанова тарафыннан приют карамагындагы кызлар белән чара үткәрелде.
Шушы көннәрдә Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан парклар һәм скверлар елы кысаларында Габдулла Тукай исемендәге парк территориясендә мастер-класс узды. “Тылсымлы яфрак" чарасы көзге яфраклардан кул эшләнмәләре ясауга багышланган.
Шушы көннәрдә Буа районы "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре  Буаның туган якны өйрәнү музеена эскурсия оештырганнар. Биредә ведомствоара учетта торучы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар катнашкан.
Зәй районы "Шатлык" халыкка социаль ярдәм комплекслы үзәге хезмәткәрләре сынлы сәнгать техникасына таянып курчак ясау мастер-классы үткәрде.
Бүген Минзәләнең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә карамагындагылар  шәһәр тарихы музеенда булып кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International