Шушы көннәрдә Татарстан делегациясе Ленинград өлкәсенең халыкны социаль яклау комитеты тарафыннан оештырылган коннферециядә катнашты. Биредә өлкән буын проблемалары каралды.
Республика исеменнән Алабуганың "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Илиза Чернышева, Алабуганың "Яңа йорт" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты директоры Наталья Сафронова һәм Җәлил районның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты директоры Минзөльфия Сәлахова чыгыш ясадылар.
Татарстанда кулланылган социаль хезмәт күрсәтүдә яңа социаль технологияләр, социаль ятимлекне профилактикалау кебек иннвацион юнәлешләр чит регионнар белгечләрен аеруча кызыксындырды.