Шушы көннәрдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квота билгеләү буенча һәм аеруча социаль яклауга мохтаҗ гражданнарны чиратта тоту турында киңәшмә узды.
Биредә шәһәр прокуроры ярдәмчесе, Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыяте җитәкчесе, Яшел Үзән предприятие һәм оешма вәкилләре катнашты. Аларга 2015 ел өчен инвалидларны эшкә урнаштыру нормалары билгеләнде.