Чистайның "Салават күпере" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү үзәге һәм "Әнәс" мәчете имам-хатыйбы инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре өчен хәйрия чарасы үткәрделәр.
Диңгез пехотасы көнен бәйрәм итү кысаларында Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында диңгез пехотасы элиталы гаскәрләрендә хезмәт иткән егетләр булып кайтты.
Бөтендөнья СПИД белән көрәшү көне уңаеннан Тукай «Шәфкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге «М.И.Г.» отряды волонтерлары белән берлектә «Яшьләр СПИДка каршы» дигән акция уздырды.
2015 елда инвалдилар декадасы кысаларында Татарстан Республикасының һәр районында төрледән төрле чаралар узачак.
8нче декабрьдән 11нче декабрьгә кадәр Мәскәүдә XIX “Куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау-2015” Халыкара махсус күргәзмәсе узачак. Күргәзмәне Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәм “Шәхси саклану чаралары эшләүчеләр һәм тәэмин итеп торучылар” оешмасы үткәрә.
Инвалидлар декадасы кысаларында Чистай психоневрология интернаты карамагындагылар өяз шәһәре музей-тыюлыгында булып кайтты.
Шушы көннәрдә Яшел Үзәннең "Родник" халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре эшсез гражданнарны хезмәт базарында социаль яраклаштыру буенча дәрес үткәрделәр.
Шушы көннәрдә Минзәләнең "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Һәрвакыт булсын әни" бәйрәм чарасы үтте.
Шушы көннәрдә СПИДка каршы көрәш көнендә "Салават күпере" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә балигъ булмаган балалар белән профилактик дәрес үткәрделәр.