Чистайның "Салават күпере" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү үзәге һәм "Әнәс" мәчете имам-хатыйбы инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре өчен хәйрия чарасы үткәрделәр.
Бу көнне балалар өчен әхлаки дәрес узды, викторина оештырылды.
Очрашуда катнашучылар өчен бәйрәм өстәле әзерләделәр. Һәр бала Таһир Әхмәтҗановтан татлы бүләкләр алды.