Яр Чаллының "Асылташ" приюты кунаклар кабул итте

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

Диңгез пехотасы көнен бәйрәм итү кысаларында  Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында диңгез пехотасы элиталы гаскәрләрендә хезмәт иткән егетләр булып кайтты. 

Кунаклар тәрбияләнүчеләргә армиядә хезмәт итүнең нечкәлекләрен сөйләде.  Шулай ук алар элиталы гаскәрләрдә хезмәт итү өчен ныклы белем һәм яхшы физик формада булырга кирәкләге турында искәртте. 

Очрашу вакытында тәрбияләнүчеләр самбо алымнарын, ә кунаклар физик күнегүләр күрсәтте. 

Пехотачылар приют карамагындагыларга бүләкләр тапшырды һәм тагын килергә вәгъдә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International