Биектау «Өмет» үзәгендә инвалидлар декадасы уңаеннан чара үткәрелде

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

Биектау «Өмет» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге «Рябинушка» балалар бакчасы волонтерлары һәм тәрбияче Е. Кириллова һәм Р. Галимзяновалар белән берлектә инвалидлар декадасы уңаеннан чара үткәрде.

Чарада катнашучылар үз куллары белән котлау открыткалары ясады. Әлеге буләкләр 3 декабрьдә мәдәният йортында узачак хәйрия марафонында балаларга тапшырылачак.

«Өмет» үзәге белгечләре балаларда сәламәтлеге чикләнгән кешеләргә карата тиешле мөнәсәбәт тәрбияләгән өчен «Рябинушка» хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International