Шушы көннәрдә Минзәләнең "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Һәрвакыт булсын әни" бәйрәм чарасы үтте.
Әлеге чарага әзерләнүгә балалар бик җитди карады. Җырлар һәм шигырьләр сайлады, зур тырышлык белән бәйрәм открыткалары ясады.
Бәйрәмгә килгән кунаклар баларның иҗатын күреп таң калды.