Шушы көннәрдә Яшел Үзәннең "Родник" халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре эшсез гражданнарны хезмәт базарында социаль яраклаштыру буенча дәрес үткәрделәр. Биредә исәптә торучы инвалидлар да катнашты. Әлеге чара ел саен инвалидлар декадасы кысаларында уза.
Дәрес барышында оештыручылар эш табуга нәрсә комачаулый, аны ничек, кайдан табарга дигән сорауларны күтәрделәр.
Чараны оештыручылар кунакларны резюме төзергә, эшлекле әңгәмәдә үзләрен тотарга өйрәттеләр.
Киләсе дәрес 8 декабрь көнне үтәчәк.