Тукай районында «Яшьләр СПИДка каршы» акциясе узды

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

Бөтендөнья СПИД белән көрәшү көне уңаеннан Тукай «Шәфкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге «М.И.Г.» отряды волонтерлары белән берлектә «Яшьләр СПИДка каршы» дигән акция уздырды.

Волонтерлар шәһәрлеләргә әлеге авыру белән көрәшү символы – кызыл тасмалар өләште. Шулай ук алар үз куллары белән СПИД һәм ВИЧ-инфекциясе турында плакатлар, белешмәлекләр әзерләгән иде.

Оештыручылар әлеге чара яшьләргә бу авырулар турында күбрәк белергә ярдәм итәчәк дигән ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International