Мәскәүдә XIX “Куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау-2015” Халыкара махсус күргәзмә уздырыла

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

8нче декабрьдән 11нче декабрьгә кадәр Мәскәүдә XIX “Куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау-2015” Халыкара махсус күргәзмәсе узачак. Күргәзмәне Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәм “Шәхси саклану чаралары эшләүчеләр һәм тәэмин итеп торучылар” оешмасы үткәрә.

Татарстан Республикасы стендында махсус киемнәр, аяк киемнәре, башка шәхси саклану чаралары җитештерүчеләр, хезмәтне саклау өлкәсендә фәнни эшләнмәләр белән шөгыльләнүче, бу өлкәдә хезмәтләр күрсәтүче предприятиеләр продукция тәкъдим ителәчәк.

Ел саен әлеге күргәзмә дәүләт булышлыгы белән уздырыла.

Күргәзмә кысаларында хезмәтне саклау сораулары буенча конференция дә узачак.

Ачылу тантанасы 8нче декабрьдә ВДНХның 75 нче павильонында була.

Әлеге чарага республика предприятиеләре чакырулы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International