ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2016 ел
дүшәмбе

21 мартта Бөтендөнья Даун синдромы белән яшәгән кешеләр көне билгеләп үтелә.

Бүген Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге физик культура инструкторы Гөлчәчәк Шакирҗанова практик дәрес үткәрде.

Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Халыкара урманнар көненә багышланган чаралар уздырды.

Менделеевскның "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Динамо"  җәмгыятенең  90 еллыгына багышланган чаңгы ярышларында катнашты.

Бүген Азнакай шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белегчләре инженерлык һөнәренең абруен күтәрү максаты белән Кәкре–Елга авылына экскурсия оештырды.

Бүген Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Әлфия Хөснетдинова "Чулманны саклагыз" дип исемләнгән дәрес үткәрде. Биредә 14 балигъ булмаган бала катнашты.

Тукайның "Шәфкать" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Халыкара урман көненә багышланган танып белү дәресе үткәрде.

Яр Чаллының  "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә үзенчәлекле балаларның әти-әниләре белән төркем һәм индивидуаль эшчәнлек алып барыла.

Шушы көннәрдә Балтач районы "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә Чепья авылында урнашкан янгыннан саклау бүлеге хезмәткәре Габдулла Ганиев белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды.

Шушы көннәрдә Балтач районы, Борбаш авылында яшәүче Гөлзифа Мифтаховага 90 яшь тулды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International