21 март - Бөтендөнья Даун синдромы белән яшәгән кешеләр көне

2016 елның 21 марты, дүшәмбе

21 мартта Бөтендөнья Даун синдромы белән яшәгән кешеләр көне билгеләп үтелә.

Әлеге көнне уздыру турында карар 2005 нче елда Даун синдромы буенча Халыкара һәм Европа ассоциацияләренең VI халыкара симпозиумда кабул ителә.

Россиядә әлеге көн беренче тапкыр 6 ел узгач кына үткәрелә башлый. 

Хәзерге вакытта мондый үзенчәлекле балаларның тормышы һәм үсеше өчен кирәкле медицина ярдәме күрсәтү, инклюзив белем программалары, тиешле тикшеренүләр үткәрү зарур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International