Бүген Азнакай шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белегчләре инженерлык һөнәренең абруен күтәрү максаты белән Кәкре–Елга авылына экскурсия оештырды. Биредә 1 нче санлы мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары катнашты.
ЖЧО «Марс» хуҗалыгы җитәкчесе Рамиль Зарипов балаларны каршы алды һәм аларны хуҗалык эшчәнлеге белән таныштырды. Шәһәр балалары шулай ук авылның тарихи музеенда, амбар һәм фермаларда булды. Шулай ук Кәкре-Елга авыл халкының горурлыгы булган атлы спорт мәктәбе белән танышты.
Очрашу ахырында балалар өчен «Тугәрәк өстәл» дә оештырылды. Биредә хуҗалык җитәкчесе Рамиль Зарипов барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирде.