"Кама таңнары" приютында тәрбияләнүчеләр чаңгы ярышларында катнашты

2016 елның 21 марты, дүшәмбе

Менделеевскның "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Динамо"  җәмгыятенең  90 еллыгына багышланган чаңгы ярышларында катнашты. Әлеге ярышлар шушы көннәрдә Тукай районында старт алды. 

Чара  "Калкан" курсантлар мәктәбе чыгышыннан башланып китте. Биредә алар кораллар белән оста куллана белүен күрсәтте. 

Әлеге ярышларда приют балалары бик шәп нәтиҗәләргә иреште, призлы урыннар яулады.

Барлык катнашучыларны да диплом һәм медальләр белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International