Шушы көннәрдә Балтач районы "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә Чепья авылында урнашкан янгыннан саклау бүлеге хезмәткәре Габдулла Ганиев белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды.
Очрашу барышында Габдулла Гыймран улы тернәкләнү узучыларга гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эшчәнлеге, әһәмияте турында сөйләде, янгыннан саклау бүлегенең барлыкка килү тарихы белән таныштырды.
Очрашу ахырында ул бәхетсезлек очраклары була калса нинди телефон номерлары буенча шалтыратып хәбәр итәргә кирәклеген искәртте hәм гадәттән тыш хәлләр вакытында хәбәр итү телефон номерлары язылган белешмәлекләр таратты.