Лениногорскның "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Игелек башы" клубының "Зарарлы гадәтләр. Эчүчелек. Алкоголизм" темасына утырышы узды.
Кичә Казанның "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара курчакчылар көне һәм Бөтендөнья Даун синдромы белән яшәүчеләр көненә багышланган чаралар узды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсе органнары, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең хокукларын саклау аларга вакытында һәм тулысынча хезмәт хакы түләү буенча эшчәнлеге дәвам итә.
Бүген Халыкара Даун синдромы белән яшәүчеләр көне уңаеннан Буаның "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белегчләре үзенчәлекле балалар янында булып кайтты.
Минзәләнең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара урманнар көненә багышланган чаралар үтте.
Арчаның "Исток надежды" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы Ранис Хәйруллин "Созвездие-Йолдызлык" Республика конкурсының зона этабында катнашты.
Түбән Камада “Әнием һөнәре” дип исемләнгән балалар рәсем конкурсы тәмамланды. Ул халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәтенә 25 ел тулу уңаеннан уздырылды.
Бүген Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә Даун синдромы белән яшәүчеләр көне уңаенннан "Сәламәтлек һәм иминлек – һәркем өчен тигез" дип исемләнгән очрашу узды. Очрашуның максаты – Даун синдромы белән яшәүчеләргә карата җәмгыятьнең мөнәсәбәтен үзгәртү.
Бүген Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Даун синдромы булган балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен 7 нче зона форумы үтте.
Күп еллар эшчәнлеге дәвамында Казанның "Апрель" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Даун синдромы булган балалар тәрбияләүче әти-әниләрнең командасы тупланды.