Бүген Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Әлфия Хөснетдинова "Чулманны саклагыз" дип исемләнгән дәрес үткәрде. Биредә 14 балигъ булмаган бала катнашты.
Чараның максаты – балаларның белемнәрен киңәйтү, суның яшәү өчен әһәмиятен аңлату, шулай ук сулыкларга карата сакчыл караш тәрбияләү.