Бөек Ватан сугышы тыл ветераны 90 яшьлек юбилеен каршылады

2016 елның 21 марты, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Балтач районы, Борбаш авылында яшәүче Гөлзифа Мифтаховага 90 яшь тулды.

Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Алфред Әхмәтханов, “Кызыл юл” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының баш агрономы Рәис Сафиуллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерде.

Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International