ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эшлекле сәфәре кысаларында Чирмешәннең интернат-йортында булып кайтты. 

Кичә Буаның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырды. 

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсе органнары, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең хокукларын саклау аларга вакытында һәм тулысынча хезмәт хакы түләү буенча эшчәнлеге дәвам итә.

25 нче май көнне Яшел Үзәннең  халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

Баулының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре 5 нче санлы мәктәп укучылары белән берлектә "Беркем дә, берни дә онытылмады!" акциясе үткәрде. 

Кичә Апасның "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре аграр көллият белән берлектә "Гаилә кыйммәтләре. Иртә гаилә кору" темасына чара үткәрде.

20 майда Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә ЯАҖ "Телефон Компаниясе" катнашында эш бирүче көне узачак. 

Ай дәвамында Норлатның "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Сакла" проекты гамәлгә ашырыла. 


11
май, 2016 ел
чәршәмбе

Арчаның “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөек җиңүнең 71-еллыгына багышланган төрле чаралар үткәрелеп тора. Алар арсында  тематик дәресләр, конкурслар, ветераннар белән очрашулар, әлеге бәйрәмгә багышланган шигырьләр уку һәм җырлар башкару көннәре һәм башкалар.

Бүген Югары Осланның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы гражданнар белән очрашу узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International