Кичә Апасның "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре аграр көллият белән берлектә "Гаилә кыйммәтләре. Иртә гаилә кору" темасына чара үткәрде.
Әлеге чарада күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән 26 яшүсмер катнашты.
Чараның максаты - укучыларны рухи-әхлакый шәхес буларак тәрбияләү, заманча тормыш шартларына яраклаштыру, хаталардан сакланыр өчен үз тәртибеңә бәя бирергә өйрәтү.