Арчаның “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөек җиңүнең 71-еллыгына багышланган төрле чаралар үткәрелеп тора. Алар арсында тематик дәресләр, конкурслар, ветераннар белән очрашулар, әлеге бәйрәмгә багышланган шигырьләр уку һәм җырлар башкару көннәре һәм башкалар.
Бу көннәрдә үзәк хезмәткәрләре һәм тернәкләнүче балалар Җиңү паркында булдылар, сугышта каһарманнарча һәлак булганнарга куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларда батырлык, туган илгә һәм анын тарихына мәхаббәт, өлкән буын вәкилләренә хөрмәт уята.