Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эшлекле сәфәре кысаларында Чирмешәннең интернат-йортында булып кайтты.
Ведомство җитәкчесе тыл хезмәтчәннәрен Бөек Җиңү көне белән котлады. Интернат-йорт директоры Җәүдәт Мотыйгуллин хезмәт терапиясе, сенсор бүлмәсен күрсәтте.
Барлык хезмәткәрләр һәм биредә яшәүчеләр исеменнән Министрга истәлекле бүләк - карамактагыларның фотосы тапшырылды.