Баулының "Милосердие" үзәге белгечләре карамактагыларны Җиңү көне белән котлады

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Баулының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре 5 нче санлы мәктәп укучылары белән берлектә "Беркем дә, берни дә онытылмады!" акциясе үткәрде. 

Бу акциядә Бөек Ватан сугышында катнашучылар, сугыш ветераннарының тол калган хатыннары катнашты. 

Волонтерлар концерт та әзерләгәннәр иде. Алар баянда уйнады, сугыш турында шигырьләр сөйләде.

Ахырында ветераннарга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы Рамил Гатиятуллин исеменнән бүләкләр тапшырылды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International