Кичә Буаның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырды. Әлеге чарада исәптә торучы эшсез гражданнар, шулай ук теләге булган һәркем катнашты.
Барлыгы ярминкәдә шәһәрнең 14 предприятиесе һәм оешмасы катнашты.
Килүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде: электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча монтер, слесарь-сантехник, социаль хезмәткәр, агроном, тракторчы, машина йөртүче, баш инженер, төзүче, механик, ветеринария табибы, инженер КИПиА, каравылчы, баш бухгалтер, ишегалды җыештыручылар һәм башкалар.
Әлеге ярминкәдә 59 кеше катнашты. 14 кеше алга таба эшкә урнашу өчен чакыру алды, 31 кешегә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан юнәлешләр тапшырылды.